ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Березовский шәһәренең яңартылган мәчетендә хатын-кызлар өчен яңа зал булачак

2 август 2018, 09:17 , Фото: dumko42.ru

Березовский шәһәренең яңартылган мәчетендә хатын-кызлар өчен яңа зал булачак Кемерово өлкәсе Березовский шәһәре мәчетендә төзекләндерү эшләре бара.
(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Кемерово өлкәсенең Березовский шәһәрендә мәчет төзекләндерү эшләре дәвам итә. Яңартылган мәчеттә хатын-кызлар өчен яңа зал булачак. Бу хакта өлкә мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
Мәчетнең бинасы киңәйтелеп, анда тәхәрәт өчен аерым бүлмә булдырылачак. Шулай ук хатын-кызлар өчен яңа зал булдыру күздә тотыла. Суүткәргеч системасы да яңартылачак, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10