ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Үзбәкстанда беренче тау чаңгысы курорты төзеләчәк

1 август 2018, 17:13

Дөньякүләм дәрәҗәдәге Amirsoy курорты агымдагы елның декабрендә эшли башлаячак.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Үзбәкстанда дөньякүләм дәрәҗәдәге Тау чаңгычысы курорты агымдагы елның декабрендә эшләтеп җибәреләчәк, диде премьер-министр урынбасары Азиз Абдухәкимов. Бу хакта “Новости Узбекистана” агентлыгы хәбәр итә.

Абдухәкимов сүзләренчә, Amirsoy тау чаңгысы курорты Ташкент өлкәсе Бостанлыкс районында 900 га чамасы территорияне биләячәк.

Биредә гомум озынлыгы 21,3 чакрым чамасы булган төрле дәрәҗәдәге катлаулылыкта тау чаңгысы трассасы челтәрен, 7 арканлы юл (канатная дорога), сноуборд-парк, спорт мәктәбе, торак төзелеше һәм курорт инфраструктурасы булдыру каралган.

Шулай ук “шале” стилендә 21 корылма, 2 ресторан, инструктор мәктәбе, күпфункцияле үзәк һәм башка инженер-коммуникацион корылмалар торгызу планлаштырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10