ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУда Казанда августта булачак һава торышын фаразладылар

1 август 2018, 16:35 , Фото: архив

КФУда Казанда августта булачак һава торышын фаразладылар Августның беренче декадасында температура күрсәткечләре нормадан түбән булачак, ди профессор Переведенцев.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Казанда августта һава торышы гадәттәгедән тайпылышсыз булачак. Айлык уртача температура 18 градус чамасы булачак. Бу фараз белән КФУ Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемасы институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев уртаклашты. Бу турыда вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.

Явым-төшем дә норма кысаларында – 6 мм булачак.

Җәйнең соңгы аеның беренче декадасында температура күрсәткечләре нормадан түбән булачак. Бу вакытта салкын фронт йогынтысы аркасында  һава температурасы 20 градус булачак.

Переведенцев сүзләренчә, августта һава торышында бернинди дә көтелмәгән хәлләр күзәтелми. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10