ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Онытылган моңнар" конкурс-фестивале Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышлана

1 август 2018, 16:14

Җиденче тапкыр Түбән Новгородта үткәрелә торган мәдәни чараның йомгаклау концерты ноябрь аена билгеләнгән.
(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни оешмалары тарафыннан үткәрелә торган "Онытылган моңнар" татар халык җырлары фестивале Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел булуга багышланачак. Бу хакта Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни оешмалары берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Чара җиденче тапкыр оештырыла. Моңа кадәр дә ул Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлекләренә багышланган иде. Узган ел исә "Туган як моңнары" ансамбленә нигез салучы Зәһрә Әбдюханова истәлегенә үткәрелде. 
 
Фестивальнең йомгаклау концерты ноябрь аена билгеләнгән. Анда моңа кадәр үткәрелгән фестивальләрдә җиңүчеләрнең дә чыгыш ясавы көтелә. Шулай ук Татарстаннан да артистлар чакырылачак. 
 
Катнашу өчен заявкаларны 15 сентябрьгә кадәр rnkatno@mail.ru  электрон адресына юллау шарт. 
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10