ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Беренче тапкыр Татарстаннан эретеп ябыштыру белгече WorldSkills Russia финалына җитте

31 июль 2018, 19:14 , Фото: архив

Беренче тапкыр Татарстаннан эретеп ябыштыру белгече WorldSkills Russia финалына җитте
 Республиканы “Эретеп ябыштыру технологиясе” компетенциясендә Н. Лемаев исемендәге Түбән Кама нефтехимия көллияте студенты Айнур Нәфыйков тәкъдим итә.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Беренче тапкыр Татарстанның эретеп ябыштыру белгече WorldSkills Russia милли чемпионаты финалына барып җитте. Эшче һөнәрләренең исәп буенча алтынчы федераль чемпионатының финал өлеше 8нче августтан 12 августка кадәр Көньяк-Сахалинскида узачак.

Республиканы “Эретеп ябыштыру технологиясе” компетенциясендә Н. Лемаев исемендәге Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү көллияте студенты Айнур Нәфыйков тәкъдим итәчәк.

Комсомольск-Амурда сайлап алу турында Айнур Нәфыйков 50 көндәшен калдырып, иң яхшы эретеп ябыштыручыларның ТОП-20легенә кергән.

Татарстан җыелмасы эшче һөнәрләре чемпионатына 44 компетенция буенча гариза биргән 58 конкурсантны һәм 23 юниорны кертәчәк. Финалда җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар WorldSkills Russia милли җыелмасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк.

Быел җыелма Будапештта узачак EuroSkills 2018 Европа беренчелегендә һәм киләсе елга Казан кабул итәчәк WorldSkills Kazan 2019да Россия әләме даны өчен көрәшәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10