ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерүгә президент гранты биреләчәк

31 июль 2018, 16:30 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерүгә президент гранты биреләчәк Грант Башкортстан дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтеләчәк.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерүгә президент гранты биреләчәк. Грант республика дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтеләчәк.  Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Экспертлар төркеме Башкортстан башлыгы грантына бирелгән гаризаларны карый. Бәйгегә барлыгы 325 гариза кергән. Мәдәният өлкәсеннән - 79, мәгарифтән - 130, спорт һәм яшьләр сәясәте тармагыннан - 14, массакүләм матбугат чараларыннан - 64 һәм фән өлкәсеннән 38 гариза алынган.

  • Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов телләрне саклау юнәлешендәге проектларга ярдәм күрсәтү турында указ чыгарган. Аның йөкләмәсе буенча дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе эшләнгән.

Грантны алуда республика дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен, шулай ук төбәктән читтә башкорт телен саклау һәм үстерүдә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр, мәдәният, мәгариф һәм фән, яшьләр сәясәте өлкәсендәгеләр, массакүләм матбугат чаралары катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10