ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда гомуми мәйданның 9 процентында ашлык суктырылган

31 июль 2018, 15:54 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанда гомуми мәйданның 9 процентында ашлык суктырылган
  
Республикада җыелган бөртеклеләрнең күләме 400 мең тоннадан артып киткән.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). 31 июльгә булган мәгълүматлар нигезендә, Татарстанда 133,5 мең гектарда бөртеклеләр җыеп алынган. Бу гомуми мәйданның 9 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 404,4 мең тонна. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада 30 июльгә 90 мең тонна ашлык җыелган, бөртеклеләр 30,3 мең гектарда суктырылган. Ашлык иң күп мәйданнарда Чистай (2 мең гектар), Буа (1,98 мең гектар), Спас һәм Тәтеш (1,5 меңәр гектар) районнарында җыеп алынган.

Республикада бөртеклеләрдән уртача уңыш гектарыннан 30,3 центнер туры килә. Бу өлкәдә Зәй (гектарыннан 41 центнер), Балтач (гектарыннан 38,5 центнер), Сарман (гектарыннан 38,2 центнер) һәм Актаныш (гектарыннан 37,8 центнер) районнары алда бара.

Республика аграрийлары көзге арыш, көзге бодай һәм арпа, шулай ук техник культураларны җыя. Көзге бодай 118,1 мең гектарда, көзге арыш – 12,6 мең гектарда , арпа – 1,6 мең гектарда җыелган. Бөртеклеләр 364,9 мең тонна, 33 мең тонна һәм 4,4 мең тонна булып, уртача уңыш гектарыннан 30,9, 26,2 һәм 27,8 центнерны тәшкил иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10