ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чиләбедән Марат Габдрахманов математика буенча Халыкара Олимпиадада алтын медаль яулаган

30 июль 2018, 20:49 , Фото: instagram.com/tatarlar_best/

Чиләбедән Марат Габдрахманов математика буенча Халыкара Олимпиадада алтын медаль яулаган Олимпиада Румыниянең Круж шәһәрендә үткәрелгән.
(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Чиләбенең 31нче лицеен тәмамлаган татар егете Марат Габдрахманов математика буенча  Халыкара Олимпиадада алтын медаль яулаган. Бу хакта 31нче  лицейның сайты хәбәр итә. 
 
Олимпиада Румыниянең Круж шәһәрендә үткәрелгән.  Россия җыелмасын анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров һәм Чиләбе балалары тәкъдим иткән. Алар биш алтын һәм бер көмеш медаль яулап, команда ярышларында икенче урынга чыккан. Беренчелек - АКШ егетләре һәм кызларында. 
 
Марат Габдрахманов, команданың башка ктанашучылары арасында иң күп балл туплап, дөнья рейтингында дүртенче урынга лаек булган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10