ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Илдар Гыйльметдинов парламентның язгы сессиясенә йомгак ясады

30 июль 2018, 17:37 , Фото: Рамиль Гали

Илдар Гыйльметдинов парламентның язгы сессиясенә йомгак ясады Депутат туган телләрне укытуга кагылышлы закон проектыннан тыш тагын берничә закон проектын атады.

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә парламентның язгы сессиясенә йомгак ясады.

“Гомумән алганда, язгы сессиядә әһәмиятле законнар кабул ителде”, - диде. Депутат иң элек туган телләрне укытуга кагылышлы закон проекты буенча фикерләре белән уртаклашты.

Чираттагы закон проекты - киң яңгыраш алган пенсия системасын үзгәртү турындагысы. Гыйльметдинов фикеренчә, бүгенге пенсия системасы белән яшәүне озакка сузып булмас иде. “Бу мәсьәлә шактый шау-шу уятты. Закон проектын беренче укылышта гына кабул иттек. Минем уйлавымча, әле бик күп үзгәрешләр кертеләчәк. Җәмәгатьчелек, халык фикерен дә тыңлап, көзгә бу хакта сөйләшүләр булачак. Законга карата үзгәрешләр, әлбәттә, булачак. Төбәкләр, иҗтимагый оешмалар, профсоюзлар белән бу проблемаларны хәл итәрдәй карарларга чыгарбыз, дип ышанам. Бу пенсиягә чыгу алдында торган гражданнарны эш белән тәэмин итү, тиешле федераль, төбәк программаларын булдыру, белгечләр әзерләү системасын үзгәртү һәм башкалар”, - дип белдерде.

Илдар Гыйльметдинов янгыннарга каршы көрәш системасына үзгәрешләр кертү кирәклеген билгеләп узды. Язгы сессияне ябар алдыннан берничә авторның янгын куркынычсызлыгы буенча закон проектын керткәнен әйтте. “Хәтерләсәгез, Татарстан берничә ел элек янгын күзәтчелеге буенча җаваплылыкны көчәйтү турында закон инициативасы белән мөрәҗәгать иткән иде. Махсус эшче төркем булдырылды, мин дә шуның составында идем. Хәзер янгын куркынычсызлыгына күзәтчелек итүче оешмалар йортлар яки башка объектлар проектланган вакыттан төзеп бетергәнчегә кадәр контрольдә тотарга тиеш булачак. Закон проектында даими тикшерүләр уздырылу турында да әйтелә. Шушы мәсьәләләр буенча мониторинг булачак”, - диде.

Депутат табигатьне саклау буенча әһәмиятле законга тукталды. “Күпме агач югала, шуның кадәр кире утыртылырга тиеш. Кем тарафыннан булса да, аерым бер кешеме ул, яки оешмамы – ниндидер чара өчен кисә икән, бер ел эчендә шулкадәр утыртырга тиеш”, - дип белдерде.

Илдар Гыйльметдинов яшүсмерләрне җәберләүчеләргә карата закон кырысландырылганын билгеләп узды. “Бу да кирәкле закон проекты. Җинаять кодексына җенси кагылсызлыкка каршы җинаятьләр өчен җәзаны көчәйтү буенча төзәтмәләр кертелде. Бу тема гадиләрдән түгел. Кызганыч, балигъ булмаган үсмерләргә карата җинаятьләр 2-3 тапкыр үсте. 2017 елда 9,5 мең үсмер җенси һөҗүм корбаны булган. Аларның 1800е - 10 яшькә кадәр балалар. Барлыгы 13,5 меңнән артык җинаять эше кузгатылган. Элек шундый җинаятьләр өчен хөкемгә тартылучылар гомуми саннан 1-3 процент кына. Бу яңа җинаятьчеләр пәйда булып тора дигән сүз”, - ди ул.

Аның әйтүенчә, закон проекты буенча көчләүчене гомеренең соңгы көннәренә кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралачак. Мондый җинаятьләрне яшерүчеләрнең дә җәзага тартылуы ихтимал. Мондый эшләрне караганда психолог катнашы күздә тотылачак.

Илдар Гыйльметдинов, бензин, ягулык бәясе үсү белән бәйле рәвештә, чит илгә юллана торган пошлина күләмен күпкә киметергә мөмкинлек бирә торган закон проекты кабул ителгәнен әйтте. “Ул 30 процентка диярлек кимеде. Бензинга акцизлар ставкасы 1 тонна өчен 8 мең 213 сум, моңарчы 11 мең 892 сум иде. Бу эчке базарны бензин, дизель ягулыгы белән тәэмин итү, кисәк күтәрелешләр булмасын өчен өчен кирәк булды. Кайбер төбәкләр моның аркасында акча югалтты, чөнки акцизлар төбәк юллар фондларына җибәрелә иде. Бу булмасын өчен, без өстәмә рәвештә, бензинга акцизлардан җыела торган акчадан салым базасын яңадан карый торган закон кабул иттек”, - дип ачыклык кертте.

Депутат кабул ителгән закон проекты нигезендә, Җанатар паспорты белән Россиягә ел азагына кадәр чикләүсез кереп булуын белдерде.

Илдар Гыйльметдинов максатчан кабул итү буенча мөһим закон проекты кабул ителгәнен билгеләп үтте. Аның нигезендә, укып бетергән яшь белгечләр кимендә 3 ел эшләргә тиеш. Яшь белгечне эш урыны белән тәэмин итә алмаган заказчыларга штраф санкцияләре дә арттырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10