ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тубыл татар ансамбльләре сәүдә үзәгенә килүчеләрне татарча биеткән

30 июль 2018, 14:40 , Фото: соцчелтәр

Тубыл татар ансамбльләре сәүдә үзәгенә килүчеләрне татарча биеткән Сәүдә үзәгендә "Җәйге моңнар" музыкаль сәгате узган.
(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Кичә, ягъни 29 июль көнне, Тубыл шәһәренең бер сәүдә үзәгендә "Җәйге моңнар" музыкаль сәгате узган. Себер татар мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, анда "Йолдызлар", "Сандугач" балалар ансамбьләре һәм "Тубыл кызлары" ансамбле артистлары чыгыш ясаган. 
 
Чара кысаларында, артистлар татар халык җырларын җырлаган, милли биюләр башкарган. Шулай ук, сәүдә үзәгенә килүчеләр дә аларга кушылып биегән. 
 
"Җәйге моңнар" музыкаль сәгате Айдар Ниязовның баянда уйнавы белән тәмамланган. Кибеткә килүчеләр яшь артистларны алкышларга күмгән. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10