ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында “Мөслимә” мәчете ачылган

29 июль 2018, 17:11 , Фото: batyr.cap.ru

Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында “Мөслимә” мәчете ачылган Мәчет ачылу кысаларында балалар сабан туе – “Шәкертләр бәйрәме” уздырылган.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылының Көнбатыш микрорайонында “Мөслимә” мәчете ачылды. Исәп буенча бу мәчет авылды җиденчесе. Бу хакта Чувашстанның Батыр районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мөслимә” мәчете тулы бер комплекс булып тора. Анда мәчет, кунак йорты, мәдрәсә, мәчет артында тәһарәт алу урыны, торналы кое бар. Озакламый биредә “Чувашстанда ислам” музеен булдырырга планлаштыралар.

Мәчет ачылу кысаларында балалар сабан туе – “Шәкертләр бәйрәме” уздырылган.

Бәйрәмне Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Гөлстан” мәдрәсәсе Шыгырдан авыл җирлеге һәм авыл яшьләре берлеге ярдәмендә оештырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10