ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Түбән Новгородта мәчетләр фотоконкурсы оештырыла

27 июль 2018, 19:35 , Фото: Рамиль Гали/архив

Түбән Новгородта мәчетләр фотоконкурсы оештырыла Конкурста профессиональ фотографлар белән бергә һәвәскәрләр дә катнаша ала.
(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте "Түбән Новгород мәчетләре" фотобәйгесе игълан итә. 
 
Конкурста профессиональ фотографлар белән бергә һәвәскәрләр дә катнаша ала. Иң мөһиме - фотосурәтләрнең темага туры килгән булуы шарт. 
 
Катнашучы бер мәчетнең өч фотосурәтен генә бәйгегә тәкъдим итә ала. Шулай ук сурәтләрнең авторлык хокуклары катнашучыныкы булу таләп ителә. 
 
"Түбән Новгород мәчетләре" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр иҗади эшләрен 20 августка кадәр dumno.ru@mail.ru электрон почтасына  юллый ала. Җиңүчеләр 1 сентябрь көнне ачыкланачак. Иң яхшы эшләр фотоальбом китапчыкка тупланып, бастырыып чыгачак. Ә 3 җиңүчегә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10