ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Тукай районының элеккеге башлыгын азат итү турындагы карардан соң ук тоткарладылар

27 июль 2018, 13:52

Аны суд залыннан кулларына богау кидертеп алып чыктылар.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Тукай районының элеккеге башлыгын аны азат итү турындагы суд карарыннан соң ук тоткарладылар.

Васил Хаҗиев яңа җинаять эше буенча тоткарланды. Аны суд залыннан кулларына богау кидертеп алып чыктылар.

Моңа кадәр агентлык бүген судның Васил Хаҗиевны җир кишәрлекләре белән бәйле махинацияләр турындагы эш буенча кулга алудан баш тартуы хакында хәбәр иткән иде. Шулай ук тикшерүченең аны тоткарлау вакытын 72 сәгатькә озайту турындагы үтенече дә кире кагылды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10