ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Арчаның 17 спортчысы армия сафларына китте

26 июль 2018, 19:49 , Фото: arskmedia.ru

Арчаның 17 спортчысы армия сафларына китте Бу егетләр - язгы-җәйге чакырылышта китүчеләрнең соңгы төркеме.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Румия Надршина). Арча районыннан язгы-җәйге чакырылышта армиягә соңгы төркем - 17 спортчы китте. Бу хакта “Арча хәбәрләре” яза.

Китәргә бер көн кала армиягә китүчеләр һәм озатучылар Арча хәрби комиссариатына җыелдылар.

“Олы малай Фәнгиз иртәгә армиягә китә, – ди Югары Мәтәскәдән көрәшчеләр нәселеннән Вагыйз Мәннанов. – Ветеринария академиясенең 2нче курсын тәмамлады. Армиягә китәм, иптәшләрдән калмыйм, диде. Иске Масрадан көрәшче Нәсим Габидуллин белән китәләр. Көрәш чемпионнары - Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, Кукмарадан Рамил Хәкимҗанов, Наласадан Фаяз Зарипов инде армиядә хезмәт итәләр. Шулай ук яңа алындылар”.

Фәнгиз Мәннановның яңа уңышлары турында әтисе горурланып сөйләде: “Быел Мөндеш Сабан туенда 75 килограмм авырлыктагылар арасында Батыр калды. Иске Кырлай Сабан туенда Баш батыр булды. Район Сабан туенда 75 килограмм авырлыктагылар арасында Батыр калды. Казан ветеринария академиясе көрәш ярышында Баш батыр булды. Ике тәкә алды”, - диде ул.

Иске Масрадан көрәшче Нәсим Габидуллин быел Арча педагогика көллиятен тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Ул физкультура укытучы булырга укымавын, ә музыка укытучысы белгечлеген алуын әйтте.

Армиягә китүчеләр арасында Шурабаш мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллинаның улы Рушан да бар. Зөлфия ханым улын озаткандагы хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Баланы чыгарып җибәрүләре кыен, әмма күңелдә горурлык хисе дә бар. Балаң сау-сәламәт, хәрби хезмәт үтәргә әзер икән, әти-әнисен, гаиләсен, туган җирне лаеклы саклап, исән-сау әйләнеп кайтсыннар”, - диде ул.

Югары Әзәктән Гөлнара һәм Фидаил Һабиевларның улы Фәннүс тә шушы төркемдә. Ул Үрнәктәге агросәнәгать көллиятен тәмамлаган. Әтисе Фидаил: “Булышчым китә. Әмма ир-егеткә армия хезмәте үтәргә кирәк”, - ди. Үзе Әфганстанда хезмәт иткән, хәзерге вакытта Өтнәдә яшәүче Әнәс Хөрмәтов та улы Фәндәснең армия яшенә җитүенә гаҗәпләнә дә горурлана да.

Урта Курса егете Илназ Яруллин - биатлон буенча республика җыелма командасында ярышларда катнашкан һәм уңышларга ирешкән егет. Ул да шушы төркемдә. Әти-әнисе Гөлнур һәм Радик Яруллиннар шулай ук уллары өчен куанып һәм дулкынланып, изге теләкләрен юлладылар.

Кышкардан Марат Шәфигуллин Казан ветеринария академиясен тәмамлаган. Аңа 21 яшь. Ул үзенең шахматчы булуын әйтте. Әтисе Рифат олы уллары Раилнең инде армиягә барып кайтуы турында сөйләде.

Очрашуда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев катнашты. Алар егетләргә хәер-фатихаларын бирделәр, армиядән илгә-көнгә лаеклы уллар булып кайтуларын теләделәр. Раил хәзрәт догалар укыды. Комиссариатның бүлек җитәкчесе Фәнил Сафиуллин булачак солдатларга хәрби киңәшләрен бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10