ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан кинофестивале алдыннан “Мулла” фильмының кайбер кадрлары киселергә мөмкин

26 июль 2018, 17:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Казан кинофестивале алдыннан “Мулла” фильмының кайбер кадрлары киселергә мөмкин "Мулла" - Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасына кертелгән бердәнбер тулы метражлы Татарстан фильмы.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасына кертелгән “Мулла” фильмындагы кайбер кадрлар, дин белгечләре таләп иткән очракта, киселергә мөмкин.

Аерым алганда сүз фильмдагы мунча күренеше һәм анда героиняларның серләшеп утыруы турында сүз бара. “Әлегә кинофестиваль программасына кертелгән фильмнарның берсен дә дин белгечләре карамады. Әгәр “Мулла” фильмының ул кадрлары сорау тудырса, аны кисәргә мөмкин”, - диде фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең программа директоры, кино белгече Сергей Лаврентьев моңарчы дин эшлеклеләре тарафыннан зур кисәтүләр булмавын, уртак фикергә килеп эшләүләрен әйтте.

Фильмнарны дин белгече Рөстәм Батров карап чыгачак.

"Мулла" - Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп программасына кертелгән бердәнбер тулы метражлы Татарстан фильмы.

  • “Мулла” фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасына нигезләнеп куелды. Фильм Татарстан Президенты ярдәме белән Әтнә районында төшерелде. Төп рольдә – авыл имамы булып кайткан Әсфәндияр ролендә Әтнә дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев төште. Налимә ролендә – Әтнә театры примасы Гүзәл Гафарова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10