ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән татарлары Наил Аланга багышланган радиотапшыру эшләгән

25 июль 2018, 14:00

Тапшыруны 90.8 fm ешлыгында тыңларга мөмкин.
(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Төмән өлкәсе татарларының "Дусларга сукмак" радиотапшыруының бүгенге чыгарылышы журналист Наил Аланга багышланачак. Бу хакта Төмән өлкәсе яшьләре берлеге хәбәр итә. 
 
Тапшыруны 90.8 fm ешлыгында тыңларга мөмкин. Шулай ук тапшыру http://region-tyumen.ru/programmy/radio/duslarga-sukmak сайтында урнаштырылачак. 
 
  • “Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә июнь аенда вафат булды.
  • Наил Алан Хисамиев 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туган. 1980 елда Алан урта мәктәбен, 1986 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Төмәндә эшләгән. Соңгы эш урыны - "Азатлык" радиосы. Соңгы елларда Прагада яшәгән.
  • Журналист туган авылында җирләнде.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10