ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Яңа Чишмә районының Акъяр авылы тарихы китапка керде

25 июль 2018, 12:00 , Фото: Әлфия Галимова

Яңа Чишмә районының Акъяр авылы тарихы китапка керде Авыл көне уңаеннан “Ак күңелле Акъяр” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелгән.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Яңа Чишмә районының Акъяр авылына багышланган китап басылып чыкты, һәм Авыл көне уңаеннан китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде Бу хакта китап авторы, журналист Рәзинә Исмәгыйлева хәбәр итте.

“Бәйрәм урамда - клуб каршындагы ачык мәйданда барды. Башта яңа китап тәкъдим ителеп, аннары Сабан туе дәвам итте. Акъяр авылына багышланган китапны күрергә тирә-як авыллардан да халык җыелган иде”, - дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Соңгы елларда нәсел тарихын гына түгел, авыл тарихын да өйрәнү матур бер традициягә әйләнеп бара. 290 еллар элек барлыкка килгән Акъярның да тарихы, ниһаять, китап буларак басылып чыкты. Без аны “Ак күңелле Акъяр” дип атадык”, - ди Рәзинә Исмәгыйлева.

  • "Ак күңелле Акьяр" китабы 400 битле итеп затлы кәгазьдә бастырылган, анда 700 дән артык фото урын алган.

Китапны тәкъдим итү кичәсенә аның проект авторлары һәм иганәчеләре - ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов; озак еллар Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары булып эшләгән, бүгенге көндә Россиянең Үзәк Банкы Идел-Нократ идарәсенең ТР Милли Банкы бүлегенең Иминлек һәм мәгълүмат сагы бүлеге башлыгы Газинур Галимов кайткан иде.

Авыл халкын Яңа Чишмә районының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсәхов, Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин, мәктәп директоры Фоат Фәрхаев сәламләде.
Бәйрәмне Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров алып барды.

Китап чыгу белән беррәттән авылга багышлап җыр да яздырылган. Ләйлә Дәүләтова сүзләренә, Айдар Тимербаев көй язган “Акъярым” җыры беренче тапкыр китапны тәкъдим итү кичәсендә яңгыраган. Җырны беренче башкаручы – яшь җырчы Ләйлә Әхмәтова.

  • Акъяр - Яңа Чишмә районының визит карточкасы. Ул - олы юл буенда урнашкан бик төзек татар авылы. Акъярга моннан 290 еллар элек нигез салынган. Бүген Акъяр авылы җирлеген Данияр Гайнуллин җитәкли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10