ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Айрат Фәррахов НДСны күтәрүнең бюджетка өстәмә акча китерәчәген әйтте

24 июль 2018, 16:53 , Фото: Султан Исхаков/архив

Айрат Фәррахов НДСны күтәрүнең бюджетка өстәмә акча китерәчәген әйтте Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты социаль өлкә өчен бюджетка өстәмә акча кирәк булуын җиткерде.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Россия Дәүләт Думасы НДС ставкасын арттырмады, ә аны элеккеге дәрәҗәгә кайтарды. Әлеге фикерне “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җиткерде.

“Салымнарның артуы - бу иң популяр чара түгел, әмма әлеге очракта бу арттыру түгел, элеккеге 20 процентка кайтару. Бездә 20 процент булган иде инде, аннан төшерделәр, ә башта ук ул бөтенләй 28 процент иде”, - дип искә төшерде Фәррахов.

Парламентарий сүзләренчә, НДСны күтәрү федераль бюджетка һәр елны 612 млрд чамасы өстәмә акча бирә. Әлеге акчалар социаль өлкәгә, мәгарифкә, яшь гаиләләргә ярдәмгә тотылачак.

“Әлеге чара Президент куйган социаль өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Безнең илнең бик мөһим һәм җитди максаты бар – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Өстәмә акчасыз бу мөмкин түгел”, - дип әйтте депутат.

Искәртеп үтик, бүген, 24 июльдә, Дәүләт Думасы НДСны 18 проценттан 20 процентка кадәр күтәрү турында закон кабул итте. Закон үз көченә 2019 елның 1 гыйнварыннан керәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10