ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан Югары суды Түбән Камада Котенкованың үтерелүе турындагы эшне тәмамлады

24 июль 2018, 15:58 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстан Югары суды Түбән Камада Котенкованың үтерелүе турындагы эшне тәмамлады   Даниил Котеневның әнисе баштарак, улының гаепле булуына ышанмыйча, суд утырышы уздыруны дәгъвалаган булган.

(Чаллы, 24 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Узган кышта чаңгычы Гөлшат Котенкованың үтерелүе турында кузгатылган җинаять эше буенча Түбән Камада Татарстан Югары судының күчмә утырышы уздырылды. Җинаять эше гаепле затның әнисенең үтенече буенча туктатылды.

“Татар-информ” быел 10нчы гыйнварда Түбән Камада яшь хатын-кыз мәете табылу турында хәбәр иткән иде. Хатын-кыз алдагы көнне чаңгыда шуарга киткән җирдән юкка чыккан булган. Озакламый, үтерүдә шикләнелеп, элек сексуаль характердагы җинаять өчен хөкем ителгән 37 яшьлек Даниил Котенев тоткарланган.

Үтерүдә гаепләнелүченең март аенда Чистай тикшерү изоляторында үз-үзенә кул салуы билгеле булды. Мондый очракларда, гадәттә, җинаять эше судка барып җитми. Эш “гаепләнүченең үлеме аркасында” атамасы белән туктатыла.

Әмма әлеге очракта Даниил Котеневның әнисе, улының гаепле булуына ышанмыйча, суд утырышы уздыруны дәгъвалаган. Тиешле гаризаны ул судка юллаган.

Гөлшат Котенкованың үлеме турындагы эш бүген Түбән Камада Татарстан Югары судының күчмә утырышында каралды. Утырыш ябык режимда узды. Билгеле булганча, гаепленең әнисе Котенева судка җинаять эшен туктату буенча гариза биргән. Аның үтенече канәгатьләндерелгән, эш туктатылган. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10