ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Түбән Новгород Сабан туенда Югары Ослан үзешчәннәре чыгыш ясаячак

24 июль 2018, 19:27

Татарстаннан "Сәйдәш" бию ансамбле,"Веселые Волгари" эстрада ансамбле дә түбән новгородлыларга бәйрәм оештыруда катнашыр, дип көтелә.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Югары Ослан районы үзешчәннәре Түбән Новгород Сабан туенда чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Татарстаннан "Сәйдәш" бию ансамбле, "Веселые Волгари" эстрада ансамбле дә түбән новгородлыларга бәйрәм оештыруда катнашыр, дип көтелә. Бу хакта "Нижгарлар" төбәк татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
28 июль көнне Түбән Новгородның 1 нче май паркында үткәреләчәк Сабан туенда ике мәйдан эшләячәк. Аның беренчесендә концерт программалары күрсәтелсә, икенчесендә спорт ярышлары үтәчәк.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10