ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторлары көмәнле хатынны бала табу йортына китергән

23 июль 2018, 13:05 , Фото: 16.мвд.рф

Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторлары көмәнле хатынны бала табу йортына китергән Бала туганнан соң, юл-патруль хезмәте инспекторлары ир белән хатынны тәүге сабыйлары дөньяга килү белән котлап, аларга автокресло бүләк иткән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Әлмәттә юл-патруль хезмәте инспекторлары көмәнле хатынны бала табу йортына вакытында китереп җиткергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

16 июль төнендә Ленин урамында бер ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләренә хатыны машина салонында менә-менә бала табачак дип хәбәр иткән.

Юл-патруль хезмәтенең аерым взводы инспекторы Линар Бадыйков һәм аның хезмәттәше Родион Гавричичев хатын-кызны шунда ук үз автомобильләренә утыртып, сиреналарын кабызып бала табу йортына юл тоткан.  Алар медицина учреждениесенә үз вакытында килеп җиткән. Шул ук көнне малай дөньяга аваз салган.

Бала туганнан соң, юл-патруль хезмәте инспекторлары ир белән хатынны тәүге сабыйлары дөньяга килү белән котлап, аларга автокресло бүләк иткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10