ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрһад Фәтхуллин иң яхшы Википедияче булып танылуын шәхси уңышы гына дип санамый

23 июль 2018, 11:11 , Фото: Салават Камалетдинов

Фәрһад Фәтхуллин иң яхшы Википедияче булып танылуын шәхси уңышы гына дип санамый “Мин бу җиңүне үзем белән генә бәйләмәс идем”, - диде иң яхшы Википедияче исеменә лаек булган бердәнбер россияле.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Википедия волонтеры, татар телле Википедиянең китапханәчесе, тәрҗемәче, Татарстаннан Фәрһад Фәтхуллин иң яхшы Википедияче булып танылуын шәхси уңышы гына дип санамый. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

  • Фәрһад Фәтхуллин халыкара дәрәҗәдә иң яхшы Википедияче булып танылды. Ул - Википедияче исеменә лаек булган бердәнбер россияле. Фәрһад Фәтхуллинны Википедиягә нигез салган Джимми Уэйлс Көньяк Африка Республикасының Кейптаун шәһәрендә 2018 елның 22 июлендә тантаналы чарада бүләкләде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Фәрһад Фәтхуллиннан уй-кичерешләре турында сорашты. “Миңа шушындый дәрәҗәдәге исем бирерләр дип мин бер дә уйламаган идем. Минем бу җиңүем күбрәк Россия халыкларының төрлелеген билгеләү өчен, тану өчен бер мөмкинлек булып чыккандыр, дип уйлыйм.

Шундый исемнәр бер кешенең генә эшчәнлеге нәтиҗәсендә билгеләнми. Планетабызның төрле регионнарында мәгълүмати волонтерлар эшлиләр һәм үз өлешләрен кертәләр. Аның өчен халыкара җәмгыятебез, шундый ук волонтерлар җәмгыяте, минемчә, максатчан өлеш кертә торган илләр шәхесләре белән ничектер киңәш итәләрдер. Нәтиҗәдә Джимми Уэйлс быел бу мөмкинлекне Россиягә бирергә булган. Бәлки мин керткән хезмәтем дә ошагандыр. Әмма, гомумән алганда, мин бу җиңүне үзем белән генә бәйләмәс идем. Халыкара дәрәҗәдә минем исемемне игълан итсәләр дә”, - диде Фәрһад Фәтхуллин.

Фәрхәт Фәтхуллин белән интервью.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10