ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт урыннары белән таныша

23 июль 2018, 02:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт урыннары белән таныша Бу көннәрдә балаларга “Восходящая заря“ агрофирмасы филиалының үзәк базасында экскурсия оештырылды.
(Казан, 23 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Һөнәри яраклашу максатларында, Аксубай приютында  тәрбияләнүчеләр өчен район үзәге оешмалары буенча экскурсияләр оештырыла. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Җитештерү предприятиеләренә аерым игътибар бирәләр. Бу көннәрдә балалар “Восходящая заря“ агрофирмасы филиалының үзәк базасында булдылар.
Анда алар авыл хуҗалыгы техникасын якыннан күрделәр, шундый зур техникалар белән идарә иткән механизаторлар белән таныштылар. Балаларга хәтта кабинада утырып, йөртүчеләр күргән әйләнә-тирәлек белән сокланырга рөхсәт бирделәр.
 
Балаларга шофер һөнәренә кагылышлы мәгълүматның барысы да кызыклы булды. Балалар техника детальләре складында да булдылар һәм мөдир сөйләгәннәрнең барысын да игътибар белән тыңладылар. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10