ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чүпрәленең Хорновар-Шигали авылыннан Сергей Райков мини-трактор ясаган

23 июль 2018, 03:00 , Фото: chuprale-online.ru

Чүпрәленең Хорновар-Шигали авылыннан Сергей Райков мини-трактор ясаган Сергей үзе ясаган кул эшләнмәләре белән Сабан туйларында, төрле чараларда, күргәзмәләрдә дә катнаша, әмма әйберләрен сатарга җыенмый.
(Казан, 23 июль, "Татар-информ","Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Хорновар - Шигали авылында яшәүче Сергей Райков  мини -трактор ясаган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Сергей гаиләле. Тормыш иптәше Мария  белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы  көндәлек тормышын хезмәтсез күз алдына китерә алмый. Моннан тыш, гел эзләнүдә ул – ниндидер яңалыкларны кулланып, шуны эшләп карауны хуп күрә. Техника белән “җенләнүеннән тыш”, ул әле агач эшкәртү белән дә шөгыльләнә. Агач эшкәртүнең иң нәзбереклесен сайлаган–элеккеге, тарихи кыйммәтләргә ия булган җиһазларны төзекләндерә, ягъни яңа сулыш, җан өрә, реставрацияли.
 
"Искегә тисәң, исең китәр, диләр. Ә миңа ошый. Тәкъдим иткән  җиһазлар хуҗалары өчен дә  тарихи байлык – ядкарь  буларак кадерле. Аларны яңартуны үземә йөкләнгән олы вазифа буларак кабул итәм",-ди Сергей.
 

Сергей үзе ясаган кул эшләнмәләре белән Сабантуйларда, төрле  чараларда, күргәзмәләрдә дә катнаша, әмма әйберләрен сатарга җыенмый. “Трактор өчен дә шактый акча тәкъдим иттеләр, сатмадым”,-ди ул.   


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10