ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйнең мәгариф ветераны Нина Миннехуҗина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

23 июль 2018, 01:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәйнең мәгариф ветераны Нина Миннехуҗина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Аны район җитәкчелеге дә тәбрикләде.
(Казан, 23 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районы  Югары Мәлем авылы мәгариф ветераны Нина Миннехуҗина үзенең 95 яшьлек юбилеен район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, балалары, туганнары, укучылары, оныклары белән бергә билгеләп үткән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда тырыш хезмәт куйган, мәктәптән соң белем алып, авылдан-авылга йөреп яшь буынга хәреф таныткан, укырга-язарга, санарга өйрәткән ветеран игътибарга һәм хөрмәтләүгә лаек.
 
Нина әби тумышы белән Кабан-Бастрык авылыннан, гаиләдә өлкән бала була ул. Җиде яше дә тулмаган кызчык мәктәпкә укырга керә. Җиденче сйныфны тәмамлагач,  Алабугада укытучылар курсына укырга китә. Аны тәмамлауга, илдә сугыш чыга. Ул елны Нина Ворошилов районы Карашай-Саклау авылына укытырга җибәрелә. Аннан Поповкада укытырга туры килә аңа. Ул елларда укытучыларны авылдан-авылга йөртеп торганнар. Поповкадан исә Югары Мәлем авылына юл тота яшь педагог.  Бу авыл турында да моңа кадәр ишеткәне булмый аның. Биредә кыз Вагыйз атлы егет белән гаилә кора. Гаиләдә өч бала- бер ул һәм ике кыз үсә. Педагогка бала карап өйдә утырырга туры килми, ул - кызлары бер-берсен карашып үсә.
 
"Балаларны таптык та шунда ук эшкә дә чыктык", -дип искә ала ул авыр елларны мәгариф ветераны.
 
Нина Епифановна шулай итеп Югары Мәлемдә өч дистә елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирә. Таләпчән. тирән белемле укытучыны югарымәлемлеләр тиз үз итә, яраталар.
 
"Минзахит белән мине Нина апа мәктәпкә җитәкләп алып бара, алып кайта иде. Күршедә яшәгән укытучы апа безгә илаһи зат кебек тоела иде, без аңа дәресендә  авырлык китерергә тырышмый идек, аның хәтердә калдырырлык итеп кычкырып  - кычкырып аңлатулары әле дә истә", - ди укучысы Назиф.
 
Бик  таләпчән булса да аны укучылары ярата. Мәктәп сигезьеллык булгач, математика фәнен дә укыта ул.
 
"Нина Епифановна минем укытучым түгел иде, шулай да аңа хөрмәтем зур минем, ул математикадан көчле укытучы иде, шуңа да аның укучылары төгәл фәннәр таләп итә торган югары уку йортларына укырга керде", - ди  авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева.
 
Гаиләдә дә яраткан тормыш иптәше, әни була. Вагыйз абый белән  шактый еллар бергә гомер иттеләр. Вагыйз абый дистә елдан артык инде бакыйлыкка күчте.
"Безнең әни укучыларына гына түгел, без  - үз балаларына да бик тәлапчән иде.  Бервакыт, Федоровка авылында 9 сыйныфта укыганда, Бөтенсоюз шимбә өмәсенә монда килеп йөрмәссез, һәркайсыгыз үз авылларыгызда гына эшләрсез диде класс җитәкчебез. Мин ферма тирәләрен урап кайттым, классташлар берсе дә юк, өмәгә чыккан кеше дә күренмәгәч, кире өйгә кайткан идем, и, кирәкне бирде генә әни. Ленин бабай үзе өмәдә эшләгән көн бит ул, ничек өйдә утырасың, син бармасаң, синең урынга үзем барам дигәч (әни лаеклы ялга чыккан иде инде), ничек чыгып йөгергәнемне дә сизмәдем. Ничек итсәм иттем, өмәчеләрне табып, эшләп кайттым", -ди кызы Рита.
 
 Алма агачыннан ерак төшми диюләре хак: Миннехуҗиннарның балалары да үзләренә ошап тырышлар, булганнар. Өлкән кызы Венерасы балалар бакчасында, улы Илшат машина йөртүче булып эшли, кече кызы Рита исә гомерен мәдәният өлкәсенә- китапханәче эшенә багышлап, намуслы һәм тырыш хезмәт куеп, район үзәк китапханәсендә игътирам һәм абруй казанды.
 
Нина әби бүгенге көндә кызы Рита тәрбиясендә Зәйдә яши. Ветеранга шәһәр тормышына ияләнү җиңел булмый, җәен исә  күбрәк ялларда авылда яши ул.  Газета укырга әвәс, “Зәй офыклары” газетасын исә көтеп алып укый.
 

Юбилярны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева котлады. Ветеранга Россия Президенты Владимир  Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре һәм авылның элекке мәдәният хезмәткәре Разия Рамазанова ветеран өчен күңелле концерт программасы әзерләгәннәр иде. Җитәкчелек, укучылары котлавы һәм автоклублылар чыгышыннан бихуш һәм рәхмәтле калды ветеран. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10