ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Созвездие-Йолдызлык"ның әһәмиятен оештыручылар аның милли тәрбия бирүендә күрә

22 июль 2018, 15:49 , Фото: Пресс-служба фестивального движения «Созвездие-Йолдызлык»

Кырымдагы фестивальдә Татарстанның 20 төбәгеннән балалар катнашты.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Бакчасарайның үзәк мәйданында “Созвездие-Йодызлык” эстрада сәнгате фестиваленең һәм Кырымның иҗат коллективлары концерты булды. Оештыручылар "Созвездие-Йолдызлык"ның әһәмиятен милли тәрбиягә ия булуында күрә. Бу хакта фестивальнең оештыру комитеты хәбәр итә.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов халыклар арасындагы бердәмлекне ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул фестивальнең халыкларны якынайтуын һәм тынычлыкка хезмәт итүен аерып әйтте, диелә матбугат хәбәрендә.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гуманитар миссиясен үзенең телеграммасында ЮНЕСКО эшләре буена Россия Федерациясе Комиссиясенең җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының мөһим йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе да билгеләп үткән. Аның сүзләренчә, 15 ел дәвамында фестиваль балаларның һөнәри иҗат үсешенә һәм милли гореф-гадәтләргә сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итә.

  • Кырымдагы фестивальдә Татарстанны республиканың 20 төбәгеннән – Казаннан "Шарм" һәм "Изумрудный город" бию коллективлары, Яр Чаллыдан “Лик” хореография студиясе, Байлар Сабасыннан “Яшьлек”, Баулы шәһәреннән “Даринки” вокаль ансамбле, Питрәч авылыннан “Пастилин” студиясе һәм башка коллектив катнашучылары тәкъдим итте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10