ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда чирәмдәге хоккей буенча Россия Спартакиадасының финалы узачак

22 июль 2018, 13:52 , Фото: mdms.tatarstan.ru

Казанда чирәмдәге хоккей буенча Россия Спартакиадасының финалы узачак Ярышларда 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашачак.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). 2-9 августта Казанның Чирәмдәге хоккей үзәгендә IV Россия яшьләр җәйге чирәмдәге хоккей буенча Спартакиадасының финалы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ярышларда 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар аерым-аерым катнаша. Егетләрдән дә,  кызлардан да - 10ар команда, 5әр командадан торган икешәр кече төркемгә бүленеп уйный.

Төркем этабыннан соң һәр кече төркемнән ике команда ярымфиналга чыга. Ярышлар Чирәмдәге хоккей үзәгенең ике уен кырында үткәреләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10