ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Мөслимдә 1 млрд 500 мең сумлык заманча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган

21 июль 2018, 00:00 , Фото: muslumirc.ru

Мөслимдә 1 млрд 500 мең сумлык заманча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык һәм техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Мөслимдә эш сәфәре белән булды.

 (Мөслим, 21 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары").  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык һәм техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Мөслимдә эш сәфәре белән булды, дип яза җирле басма.

Ул, басуларны вертолеттан караганнан соң, район башлыгы Рамил Муллин озатуында “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының пар басуы янында “Агромастер” җитештерү-компаниясе эшләп чыгарган җир эшкәртү агрегатлары белән танышты.

– Соңгы бер елда гына да районда 1 млрд 500 мең сумнан артыклык зур егәрлекле заманча техника сатып алынды. Республикада 100 гектар сөрүлек җиргә 153 ат көче егәрлегендә техника туры килсә, Мөслимдә бу күрсәткеч 170тән артып китте. Күренеп тора: басулар матур, игеннәр күзне иркәли, – диде министр урынбасары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10