ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакай районының Карамалы Елга авылы үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте

21 июль 2018, 02:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай районының Карамалы Елга авылы үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте Бәйрәмне ачып, аның тарихы турында китап та нәшер иткән Лена Мөхтәр кызы кыскача гына авылның үткән дәверләрдән бүгенге көнгәчә яшәешен чагылдырды.

(Азнакай, 21 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районының Чалтаймас дип йөрткән Карамалы Елга авылы үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте, дип яза район газетасы.

Ничә тапкырлар гына бетүгә дучар булып та, авыл үҗәтләре аны саклап калып, бүгенге көндә юлы, уты-суы, газы кергән, мәчетеннән көн дә азан ишетелеп торган җыйнак кына, әмма тормыш кайнап яткан бер авыл ул. Аны яшәтүгә күп көч куйган туган нигезенең ватанпәрвәре Лена Гыймаеваның бу истәлекле датаны билгеләп үтү фикерен дә авылдашлары шунда ук хуплап ала һәм эшмәкәр булсынмы ул, шушында төпләнеп нигез яңартучымы, гади генә пенсионер яки булмаса өлкән яшьтәге аксакалмы – һәммәсе бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертергә тырышкан. Туган җирен җирсеп, авылдашларына хөрмәт күрсәткән, бәйрәмнең төп иганәчеләре Чаллыдан Салават Әхмәтов, Әлмәттән Ришат Сабировны да чын патриотлар.

Үләне чабылып, Сабантуй уеннары үткәрү өчен багана, урындык ишеләрнең бөтен төр кирәклесе куелган мәйданда халык гөҗ килә. Кайлардан гына кайтмаганнар юбилейга.

Бәйрәмне ачып, аның тарихы турында китап та нәшер иткән Лена Мөхтәр кызы кыскача гына авылның үткән дәверләрдән бүгенге көнгәчә яшәешен чагылдырды.
–Менә шулай авылны яшәтеп, яшәртеп, бер йодрыкка тупланып, бердәм булып көн күрәсез, – дип соклану сүзләреннән башлады чалтаймаслыларны котлавын район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Районыбызның үзе кечкенә дә, үзе төш кенә авылына акчалата сертификат, аның патриотларына Рәхмәт хатлары да тапшырды ул. Ришат Сабировка авылның Мактаулы гражданы дигән исем дә бирелде.

Әйе, актив биредә халык. Нәселдән-нәселгә күчеп 200 ел дәвамында сакланган кадерле самавырын алып чыгып бәйрәмгә килүчеләрне үлән чәе белән сыйлаган Рамил Хәлиуллинны әйтәсеңме, шпагат төшеп яшьләрне таң калдырган Мәүлидә Әхмәдиеванымы, мәйданны үзенә каратып тоткан клиплар “йолдызы” Тәслия Җиһаншинанымы, иң беренче булып бил алышырга чыккан Камил белән Кәримнеме...

Теле-телгә йокмый бәйрәмне алып барган үзенең иҗат төркеме белән Әлмәттән махсус килгән Илнур уеннарда катнашкан һәркемне җор сүзләре белән җилкендереп торды. Җигүле ат арбасына көчкә сыйдырып төяп алып килгән бүләкләрнең һәркайсы хуҗасын тапты. Кечкенә авылның олпат бәйрәме әнә шулай күңелле бәйгеләр шау-шуына, җыр-моңга күмелеп көн буена дәвам итте, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10