ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә “Игелекле Сабантуй” бәйрәме узды

20 июль 2018, 22:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәттә “Игелекле Сабантуй” бәйрәме узды Социаль яклау идарәсе һәм башка иганәчеләр тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Әлмәт, 20 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген шәһәр паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен “Игелекле Сабантуй” бәйрәме булып узды, дип яза җирле басма.

 Чара социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылды. Бәйрәм шәһәр үзешчәннәре чыгышлары белән башланып китте. Балалар өчен уен мәйданчыклары да оештырылган иде. Бу чын мәгънәсендә инвалидлар өчен зур бәйрәм булды. Махсус чакырылган кунак – Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан чараны тагы да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәмгә җыелучылар бер-берсе белән аралашып, рәхәтләнеп күңел ачты. Физик яктан чикле булсалар да алар рухи яктан кайбер сәламәт кешеләрдән дә көчлерәк булуларын исбат иттеләр.

Инвалидларны бәйрәм белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм Әлмәт ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Социаль яклау идарәсе һәм башка иганәчеләр тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм барысында да уңай тәэсирләр калдырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10