ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Беренче яртыеллыкта Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 39,9 млрд табыш кергән

20 июль 2018, 21:19

Марат Әхмәтов 2018 елның беренче яртысында авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш күләме турында сөйләде.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Агымдагы елның беренче яртысында авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан табыш 39,9 млрд сум тәшкил иткән. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә 2018 елның беренче яртысында авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш күләме турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, акчалата табыш 39,9 млрд сум тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечнең - 99 проценты.

Терлекчелек тармагы 30 млрд сум, ә үсемлекчелек 6,5 млрд сум табыш китергән.

Шулай ук Әхмәтов җитештерү күрсәткечләре турында да сөйләгән. Мисал өчен, агымдагы елның беренче яртысында 647,5 мең тонна продукция җитештерелгән. Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыру буенча аерым билгеләп үтелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10