ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Р.Миңнеханов Дөнья чемпионатын үткәрүдә теләктәшлек өчен В.Путинга рәхмәт әйтте

20 июль 2018, 19:21 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Р.Миңнеханов Дөнья чемпионатын үткәрүдә теләктәшлек өчен В.Путинга рәхмәт әйтте Татарстан Президенты Россия башлыгына республикада Чемпионат матчларын оештыру йомгаклары турында сөйләде.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия лидерына футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрүче шәһәр буларак Казанга ышаныч белдергәне өчен рәхмәт әйтте.

“Хөрмәтле Владимир Владимирович, шәхсән сезгә, Россия Хөкүмәтенә Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын оештыруда һәм үткәрүдә ышаныч һәм теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Путинга.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Казан алты уен кабул итте, “Казан-Арена” стадионында матчларны 255 мең тамашачы карады. 800 меңнән артык кеше Җанатарлар фестивалендә катнашты. Дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстанга 300 мең чамасы турист килеп, шуларның 60 проценты - чит ил кешеләре иде.

  • Владимир Путин Калининградта Физик культура һәм спортны үстерү советы белән “Россия-2018” оештыру комитеты” Коммерцияле булмаган автоном оешма күзәтчелек советының уртак утырышын үткәрә. Бу очрашуда 2018 елгы Дөнья чемпионатына нәтиҗә ясыйлар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10