ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән татарлары “Күршедә кунакта” бәйрәме уздырган

20 июль 2018, 21:52 , Фото: yanarish72.ru

Төмән татарлары “Күршедә кунакта” бәйрәме уздырган Күршеләр һәм кунакчыллык бәйрәменә районның татарлар яшәгән дүрт җирле идарәсеннән кунаклар килгән.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Төмән өлкәсе Ялутор районы Аслана татар мәдәнияте үзәгендә "Күршедә кунакта" бәйрәме уздырганнар. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Күршеләр һәм кунакчыллык бәйрәменә районның татарлар яшәгән дүрт җирле идарәсеннән кунаклар килгән. Бирегә игенчеләр, хөрмәтле шәхесләр, иң яхшы иҗат коллективлары, спортчылар җыелган.

"Ялутор районының 95 еллыгына багышланган “Күршедә кунакта” бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Наталья Чекунова, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Большакова котлады. Аслана авылы халкының эшчән булуларын, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белүләрен әйттеләр", - дип яза Аслана татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Илчан Хөснетдинов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10