ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра

20 июль 2018, 20:43

Шәкертләр өчен тулай торак, өч тапкыр ашату каралган.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, профессиональ ислам дине белеме алу өчен,  чыгарылыш сыйныф укучыларын “Нур” мәдрәсәсенә чакыра. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Мәдрәсәгә Россия Федерациясе гражданнарын кабул итәләр. Бу оешманың укыту эшчәнлеге алып бару өчен Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензиясе бар.

Биредә китапханә, спорт залы, ашханә бар. Шәкертләр өчен тулай торак, өч тапкыр ашату каралган. Шулай ук шәкертләр мәдрәсәдә белем алуны башка уку йортында уку белән бергә алып бара алачак.

Мәдрәсәне тәмамлагач, “Имам” квалификациясен үзләштерү турында диплом тапшырылачак.

Яшь имамнар өчен Уфа шәһәре Россия ислам университетында, Казан шәһәре Россия ислам университетында укуны дәвам итү мөмкинлеге бирелә, диелгән әлеге хәбәрдә.



Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10