ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан-Ульяновск трассасында “ГАЗель” янган

20 июль 2018, 15:41 , Фото: скриншот из видео

Казан-Ульяновск трассасында “ГАЗель” янган Һәлакәт шаһитлары социаль челтәрләрдә йөк машинасы януы турында видеоязма урнаштырган.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Казан – Ульяновск юлында “ГАЗель” янган. Гадәттән тыш хәл урыныннан видео социаль челтәр битләрендә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “ГАЗель” йөк машинасы республиканың Югары Ослан районы Шеланга авылы тирәсендә яна башлаган.

Видеоязмада автомобиль кабинасы януы күренә. Һәлакәт шаһитлары шартлау тавышы ишетелүен хәбәр итә. Машинаның газ балоны шартларга мөмкин.

Һәлакәт сәбәпләрен һәм зыян күрүчеләр булу-булмавын ачыклыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10