ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

АКШ хакимияте Владимир Путинны быел көз Вашингтонга килергә чакыра

20 июль 2018, 08:47

Чакыруны Дональд Трампның милли иминлек буенча киңәшчесе Джон Болтон аша тапшырганнар.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путинны АКШ хакимияте быел көз Вашингтонга килергә чакырды. Бу турыда Ак йортның рәсми вәкиле Сара Сандерс әйткән. "Интерфакс" шул хакта язды.

Сандерс әлеге чакыруның Дональд Трампның милли иминлек буенча киңәшчесе Джон Болтон аша тапшырылуын әйткән.

"Президент Трамп Джон Болтонга Владимир Путинны быел көз Вашингтонга килергә чакырырга әйткән. Бу мәсьәлә буенча яклар арасында фикерләшү бара инде", - дип язган ул твиттерда.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10