ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“Бигеш” аэропортыннан октябрь аенда Дубайга рейслар ачылачак

19 июль 2018, 20:43

Авиарейслар атнага бер тапкыр кичке яки төнге вакытта булачак.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). Татарстанлылар 23 октябрьдән башлап Дубайга туры рейс белән “Бигеш” аэропортыннан оча алачак. Бу хакта Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бигеш” аэропорты Гарәп Әмирлекләренә туры рейс булдыру турында “Анекс Тур” туроператоры белән сөйләшкән. Очышларны Azur Air Boeing 737-800 авиакомпаниясе башкарачак, анда 189 кешегә урын каралган.

Авиарейслар “Бигеш” аэропортыннан атнага бер тапкыр кичке яки төнге вакытта булачак.

“Анекс Тур” туроператоры һәм “Бигеш” аэропорты самолет урыннары тулы буласына өметләнә.

Әгәр дә рейс популяр булып китсә, рейслар саны атнага ике тапкырга кадәр арттырылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10