ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Дәүләт федераль статистика хезмәте бензин бәясенең төшүен әйтте

19 июль 2018, 19:11

Россиядә бензинга уртача бәя 2 тиенгә төшкән һәм 16 июльгә аның бер литры 43 сум 39 тиен тора.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). Россиядә бензинга уртача бәя 2 тиенгә төште һәм 16 июльгә аның бер литры 43 сум 39 тиен тора. Шул ук вакытта дизель ягулыгы 2 тиенгә үсте һәм аның бер литры 44 сум 48 тиен булды. Бу хакта Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Федераль антимонополия хезмәте автоягулык станцияләрендә бензинга бәяләр төшүен көтми.

Соңгы вакытта нефть продуктларына бәяләр кинәт үсте. Апрель уртасыннан Россия буйлап бензинга уртача бәя 40 сумга, июнь уртасыннан 43 сумга кыйммәтләнде. Министрлар Кабинеты әлеге вазгыятьтә бензинга һәм дизель ягулыгына акцизларны киметү карарын кабул итте. Нефть компанияләре белән тармакка ярдәм итү хәл ителгәнче бәяләрне 30 май дәрәҗәсендә тоту турында килешенде.

7 июньдә Россия президенты Владимир Путин белән “турыдан-туры элемтә” вакытында Россия энергетика министры Александр Новак 30 майдан автоягулык станцияләрендә бензинга бәяләр артмаячак, дип белдерде.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча 16 июльгә Аи-92 маркалы бензин бәясе 4 тиенгә төште һәм бер литры 41 сум 57 тиен булды. Аи-95нең 2 тиенгә төшеп, бер литры 44 сум 65 тиен тора. Аи-98 — 1 тиенгә үсеп, бер литры 49 сум 89 тиен булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10