ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

18 июль 2018, 21:42

Бүген шәһәр Советы депутатлары Кирилл Мокшин кандидатурасын хуплады.

(Алабуга, 18 июль, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Бүген Алабуга депутатлары Алабуга шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Кирилл Мокшин кандидатурасын раслады.

  • Кирилл Мокшин 2016 елның ноябреннән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

“Хөрмәтле депутатлар, сез барыгыз да аны беләсез, аның турында белешмә кирәкми. Ә Сезне, Кирилл Владимирович яңа эш урынына билгеләнү белән котлыйм һәм уңышлар телим”, - диде район башлыгы Геннадий Емельянов.

  • Элеккеге җитәкче Рамил Мәрдәнов июнь башында үз теләге белән эштән китте. Мәрдәнов үз вазифасында 6 елдан артык эшләгән иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10