ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

18 июль 2018, 21:54 , Фото: tatar-congress.org

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Канадада уза торган дуслык парады "Nuestroamericana-2018" фестивалендә татарлар беренче тапкыр катнаша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Канаданың Монреаль шәһәрендәге “Мирас” мәдәни үзәге 11 август көнне Монреаль шәһәрендә үтәчәк җәмгыять һәм диаспоралар мәдәнияте бәйрәмендә катнаша. Парадта “Мирас” үзәге Татарстан һәм Башкорстан әләмнәре белән катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • "Nuestroamericana" дуслык парады Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә. Ул Америка халыкларын һәм дөньядагы барлык этник берлекләрне берләштерә. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10