ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар конгрессының чираттан тыш съездында Уставка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралачак

18 июль 2018, 18:11

Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съездның пленар утырышы 20 июльдә "Корстон"да була.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). 20 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съездның пленар утырышында Уставка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү", диелгән әлеге хәбәрдә.

Утырыш “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узачак. Башалана: 17.00 сәгатьтә. 

21 июльдә делегатлар Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10