ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ислам дине буенча белемнәре булмаганнар VI мөселман яшьләре форумында катнаша алмый

18 июль 2018, 14:08 , Фото: Ильнар Тухбатов

Ислам дине буенча белемнәре булмаганнар VI мөселман яшьләре форумында катнаша алмый Чарада катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, быел булачак делегатлар арасында сайлап алу туры уздырылган.
(Казан, 18 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). VI мөселман яшьләре форумына катнашучыларны сайлап алырга мәҗбүр булганнар. Сәбәбе - заявкаларның күп булуы, дип аңлатма бирде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. 
 
"Быел без форумга килергә теләүчеләрне сайлап алырга мәҗбүр булдык. Ике сайлап алу туры уздырдык. Булачак делегатларның ни сәбәпле форумда катнашырга теләүләрен ачыкладык. Шулай ук тест уздырып, ислам дине буенча белемнәрен тикшердек. Ислам дине буенча белемнәре булмаган яшьләр быел форумда катнаша алмады", - дип белдерде Айгөл Биктимерова. 
 
Аның сүзләренчә, катнашучыларның ислам нигезләрен белү дәрәҗәсенә карап, аларга дәресләр укытылачак. Нәтиҗә буларак, яшьләр форум азагында имтихан тапшырачак. 
 
  • VI мөселман яшьләре форумына 22 июльдән 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 18-35 яшьлек мөселманнар катнаша ала. 
 
Быелгы форумга, алдагы еллардан аермалы буларак, чит ил мөселманнары да килергә теләк белдергән. Форум укыту, белем бирүгә багышланачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10