ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

VI мөселман яшьләре форумы укыту, белем бирүгә багышланачак

18 июль 2018, 13:00 , Фото: Ильнар Тухбатов

VI мөселман яшьләре форумы укыту, белем бирүгә багышланачак Чарага тумышы белән Мурман өлкәсеннән булган Әбу Али әл-Ашгари чакырылган.
(Казан, 18 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). VI мөселман яшьләре форумы белем бирүгә багышланачак. Шул максаттан, чарага махсус, тумышы белән Мурман өлкәсеннән булган Әбу Али әл-Ашгари чакырылган. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте. 
 
"Форумны без җәен һәм кышын уздырабыз. Ике форум кыш айларында шул ук Болгар җирлегендә үтте. Анда бөтенләй башка мохит була һәм катнашучылар азрак: 40-45 ләп кеше катнаша. Форум тар юнәлештә бара", - диде ул. 
 
Җәйге форум, гадәттәгечә, палаткаларда үтәчәк. Яшьләр биредә белем алып кына калмыйча, үзләрен спорт ягыннан камилләштерә, төрле тренинглар, мастер-классларда катнаша алачак. 
 
"Быел форумга уктан атучыларны чакырдык. Алар яшьләргә кызыклы мастер класс күрсәтерләр дип ышанабыз", - диде Айгөл Биктимерова. 
 
Чараның төшкә кадәр булган өлешендә форум катнашучыларына дәресләр бирелсә, көннең икенче яртысы күңел ачуга юнәлдереләчәк. 
 
  • Мөселман яшьләре форумы 22 июльдә ачыла һәм бер атна дәвам итеп, 29 июльдә тәмамланачак. Анда 18-35 яшьлек мөселманнар катнаша.  

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10