ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Теләче районы Петровск авылында быел да Питрау зурлап үткәрелде

18 июль 2018, 00:00 , Фото: tulachi.ru

Теләче районы Петровск авылында быел да Питрау зурлап үткәрелде Теләче районында төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату, бер-берсенең йолаларын ихтирам итеп яши.

(Теләче, 18 июль, “Татар–информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районында егермегә якын милләт вәкиле бер-берсенең диннәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яши. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында бикләнеп калмый. Район халкы күпмилләтле мохитта аралаша, тормыш-көнкүрешен алып бара, милли йолалары белән таныша. Елны, кагыйдә буларак Раштуа белән тәбрикләүләрдән башлыйбыз һәм Пасха да христиан динен тотучыларны хөрмәтләү мөмкинлеге бирә. Башлыча керәшеннәр яшәгән Петровск авылында быел да Питрау зурлап үткәрелде, дип яза район газетасы.

Питрау керәшен карендәшләребезнең көтеп алган зур бәйрәмнәренең берсе. Аның асылын аңлаган керәшен карендәшләребез бу көнне табигатькә мөмкин кадәр якынрак булырга, электән килгән йолаларны үтәп, бәйрәмне күркәм итеп үткәрергә тырышты. Бу эштә аларга район сәнгать осталары белән беррәттән, Субаш авылы клубы каршында эшләп килүче “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле дә бик теләп булышты. Бәйрәмне дәртле җырлары һәм биюләре белән нәкъ менә “Нардуган” ансамбле башлап җибәрде дә инде. Әүвәл ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Зоя Павлова Питрау бәйрәменең үзгә бәйрәм икәнен әйтеп узды. Ул Исусның беренче иярченнәре - Петр белән Павелны искә алу көне итеп, чиркәү тарафыннан канунлаштырылган изге бәйрәм. Һәм бәйрәмнең атамасы да керәшен сөйләшеннән Питер һәм Паул исемнәреннән алынган. Субашлылар җырлап, биеп кенә калмадылар, Питрауга багышлап шигырьләр сөйләделәр, келәү әйттеләр. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел Питрау бәйрәме кунаклары рәхәтләнеп районыбыз сәнгать осталары концертын тамаша кылды. Үзешчән артистларыбызның чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Бу көнне Питрау бәйрәме кунаклары республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, Гөлнур Гыймранова, Сәрия Гариповаларның, баянчы Рафис Минһаҗев җитәкчеленедәге гармунчылар ансамбле, җырчы егетләр Нурмөхәммәт Насыйбуллин, Илсур Шәйдуллин, биюче кыз Жасминның чыгышын сокланып тамаша кылды. Тумышы белән Петровск авылыннан булган, Теләче урта мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы, районыбызның “Людмила Зыкина”сы (рус җырларын башкару осталыгына, аһәңенә сокланып шулай дим) Елена Нуртдинованың чыгышы аеруча истә калырлык булды.
- Үз-үземне белә башлаганда ук Питрау бәйрәме үткәрелә иде. Аның тыелган чаклары да булды. Әмма авыл халкы милли бәйрәмебезгә тугры калды, бетермәде, бәйрәмне куып таратучылар киткәч булса да, кача-поса яңадан оештыра, үткәрә иде. Совет чорында туып-үскән кешеләр булсак та, Питрау безнең өчен олы бәйрәм. Күрәм, бүген күпләребезнең күзендә шатлык яшьләре. Питрау очраштырып кына калмый, кешеләрне бер-берсенә якынайта, берләштерә, яшьләрне таныштыра, кавыштыра. Мөгаен, әлеге урман авызының тарту көче дә шундадыр, - дип, кереш сүз белән башлады ул үзенең чыгышын.

Өлкәннәр сөйләвенчә, Петровск авылы узган гасырның утызынчы елларында барлыкка килгән авыл. Шул елларда бирегә ерак Себергә озатылудан качып, Иске Карабаян авылыннан ике гаилә күчеп килә. Баксаң, аларны “кулак” мөһере сугып сөргенгә озатасылары булганнар. Ни аяныч, читкә сөрелгәннәрнең күбесенә кире кайту насыйп булмый.

- Бу көнне без зиратка барып якыннарыбызны искә алабыз, каберләрен чистартабыз. Соңгы вакытта күршеләр туганнар белән кунакка йөрешәбез, ял итәбез. Совет чорында болар үткәрелми диярлек иде. Чирек гасыр элек халыкның әлеге бәйрәмгә мөнәсәбәте үзгәрде. Иртәдән үк өйләрдә төрле ризыклар пешерелә, мулдан табын әзерләнә. Үзебез дә елның-елында республикабызның төрле почмакларында яшәүче балаларыбызны шулай каршы алабыз. Элек кичке бәйрәмдә көрәш бәйгесе, “Түгәрәк уен” гына үткәрелсә, хәзер төрле уеннар оештырыла, мәйданнан җыр-бию, уен-көлке өзелми. Шуңа да без Питрау бәйрәмен сагынып көтеп алабыз, - ди кичке Сабантуе белән данлы булган Петровск авылында гомер иткән ирле-хатынлы Мария түти белән Юрий дәдәй Федоровлар.

Бу юлы да бәйрәмдә капчык киеп, кашыкка йомырка салып, су белән тулы чиләк-көянтә асып узышу, авыз белән су эчендәге алманы алу, ирле-хатынлы тизлеккә утын кисү кебек уеннар, бәйгеләр үткәрелде. Алар районыбыз сәнгать осталарының җырлары, биюләре һәм кызык-мызыклары белән үрелеп барды. Мәйдан тирәли сәүдә рәтләре гөрләде, шашлык кызды, зур казаннарда пылау пеште, самавырда чәй кайнады, яшьләр өчен күңелле дискотека үткәрелде.

Питрау Сабантуенда көрәш бәйгесе иң соңыннан, төнге уникеләрдә генә башлана һәм таңгача дәвам итә. Шунысы кызык, биредә көрәшчеләр очкога түгел, көндәшен аркага салганчы көрәшә. Питрауда көрәш тамашасын карарга иң сабырлар һәм түземнәр генә кала, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10