ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

17 июль 2018, 20:49 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде Студентларның проектларын поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә капиталь төзекләндерүдә сынап карарга тәкъдим ителде.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов А. А. Высоковский исемендәге Югары урбанистика мәктәбендә белем алучы Татарстан студентларының Казанга багышланган тикшеренүләрен уңай бәяләгән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Moscow Urban Forum 2018 Мәскәү урбанистика форумында Татарстан Президентына “Казан үсешенең бүленешле моделе” тикшеренү проектын тәкъдим иттеләр.

Тикшеренүдә, алардан һәркемнең файдалана алу мөмкинлеген һәм алга таба камилләштерүне бәяләү өчен, Казан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре бүленеше һәм сыйфаты өйрәнелә. Проектта шулай ук социаль учреждениеләрнең (поликлиникалар, спорт объектлары) дизайны һәм җиһазлануы анализлана. Алар Мәскәүдәге һәм Барселонадагы шундый ук объектлар белән чагыштырыла.

Миңнеханов студентлар проектларын 2019 ел программасына кергән капиталь төзекләндерү социаль объектларының кайберләрендә кулланырга тәкъдим итте.

“Бюджетны ачыкларга һәм 2019 ел программасы кысаларында пилот объектлар булдырырга кирәк, - диде Татарстан Президенты. – Әлеге алымны кулланырга һәм эксперименталь объектларда – поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә эшләп карарга кирәк”.

Проектны беренче чиратта Казанда һәм республиканың эре шәһәрләре – Чаллы һәм Әлмәттә сынап карарга кирәк, диде Миңнеханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10