ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабугада көчле яңгырдан соң биш метрлы чокыр барлыкка килгән

16 июль 2018, 20:00 , Фото: Салихова Гульнара

Алабугада көчле яңгырдан соң биш метрлы чокыр барлыкка килгән Юл хәрәкәтенең бу өлеше берничә көндә үз хәленә кайтарылачак.

(Алабуга, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова) Алабугада көчле яңгырдан соң биш метрлы чокыр барлыкка килгән. Шәһәрдә бер төн эчендә явым-төшем 42 миллиметрда булган. Бу хакта бүген Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга идарәсе җитәкчесе Николай Доронин хәбәр итте.

Коеп яуган яңгыр Төзүчеләр һәм Яшел урамнар киселешендә грунтны юган, шуның нәтиҗәсендә биш метрлы чокыр барлыкка килгән. Әлеге урын әйләндереп алынган һәм анда берничә көнлек эш булачак.

“Биредә яңгыр сулары ага торган җайланмалар искергән, шунлыктан юл өслеген ачасы булды. Җәмәгать транспорты хәрәкәте маршруты үзгәртелде”, - диде Николай Доронин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10