ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда “Витязь” спорт мәктәбе директоры урынбасары үле килеш табылган

16 июль 2018, 20:14

Владимир Юдин шәһәрнең һәм республиканың спорт даирәсендә кагыйдәләрсез көрәш буенча Евразия чемпионы һәм катнаш көрәш буенча тренер буларак билгеле.

(Чаллы, 16 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда "Витязь” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары үле килеш табылган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

"Витязь” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Владимир Юдин үле килеш үз эш урынында спорт мәктәбендә табылган. Аны дүшәмбе, 16 июль көнне спорт мәктәбе хезмәткәре тапкан. Тикшерүчеләр үтерү билгеләре күрмәгән. Әлеге хәл ачыклана.

  • Владимир Юдин шәһәрнең һәм республиканың спорт даирәсендә кагыйдәләрсез көрәш буенча Евразия чемпионы һәм катнаш көрәш буенча тренер буларак билгеле кеше.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10