ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак

16 июль 2018, 19:02

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларны саклык чаралары турында искәртә.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын һәм кунакларны һава торышы начар булганда саклык чараларын күрү турында искәртә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак. Кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы бозылу уңаеннан яшенле яңгыр һәм көчле җилнең юлдагылар өчен аеруча җитди куркынычсызлык тудыруны истә тотарга киңәш итә.

Һава шартлары бозылганда җәяүлеләргә урамда булганда реклама такталарыннан, агачлардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә. Түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска, имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт иткәндә бик сак булырга, уйламаган хәрәкәт, күчешләр ясамаска, кинәт тормозга басмаска һәм куркынычсыз хәрәкәт сайларга киңәш итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10