ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр

16 июль 2018, 18:47

Югалган кыз турындагы листовкалар аның йортына якын урыннарда һәм ул укыган күрше комплекстагы мәктәптә ябыштырылган.

(Чаллы, 16 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда бишенче көн рәттән әти-әниләре һәм полиция югалган 15 яшьлек кызны эзли.

Кыз бала өеннән биш көн элек чыгып киткән. 38нче мәктәп укучысы 45нче комплекстагы фатирларыннан кичке сәгать тугызда чыгып киткән булган һәм хәзергә кадәр хәбәре юк.

Кызның өстендә карңгы төстәге майка һәм итәк, шулай ук кызыл-кара шакмаклы фланель күлмәк булган. Туганнары югалган көнне кызның үзе генә түгел, 26 яшьлек егет белән булганлыгын белә алган. Кыз белән бергә хәзер ул егетне дә эзлиләр.

Югалган кыз турындагы листовкалар аның йортына якын урыннарда һәм ул укыган күрше комплекстагы мәктәптә ябыштырылган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кыз озак кайтмый торганлыктан, өенә кайтырга куркадыр, дип белдерәләр. Әмма шикле уйлар белдерүче чаллылылар да бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10