ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

16 июль 2018, 18:32 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте Татарстан Президенты Россиядә ислам банкингының уңышлы үсеше өчен гамәлдәге законны үзгәртергә кирәк, диде.

(Иннополис, 16 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Ислам банкингы гамәлдәге законны яңадан карауны һәм профессиональ белгечләр таләп итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РАНХиГС 2018 халыкара җәйге кампус катнашучыларының берсенең соравына җавап биргәндә әйтте.

Татарстан өчен ислам банкингының яңалык булуын, әмма республикада “хәләл тормыш рәвешенең бик зур базары” барлыгын белүләрен әйтте.

“Ислам банкингы ул, күпләр карашынча, мәчеткә барасың, дога кыласың, сиңа акча бирәләр. Алай түгел. Ул шундый ук банк. Күп кенә Европа илләре әлеге инструментны куллана”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук ислам финансы темасы буенча Казанда 10 — 12 майда узган Kazan Summit — 2018 халыкара форумында актив фикер алышу барганлыгын җиткерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10